«Татарларда кунакта» экспозициясе
Кадерле дуслар! Музейга чакырабыз! «Татарларда кунакта» — татар халкының көндәлек тормышы, бәйрәмнәре, күпгасырлык йолалары һәм гореф-гадәтләре хакында бәян итүче милли мәдәният энциклопедиясе.
Фото © ЕГМЗ Фото © ЕГМЗ Фото © ЕГМЗ Фото © ЕГМЗ Фото © ЕГМЗ Фото © ЕГМЗ Фото © ЕГМЗТатарстан Республикасы белән таныштыручы әлеге күргәзмә проекты берничә ел дәвамында Россиянең 24 шәһәрендә, Беларуссиядә, Португалиядә уңышлы тәкъдим ителде һәм, ниһаять, янәдән Алабуга каласына әйләнеп кайтты. Россия халыклары мәдәни мирасы елында һәм җөмһүриятебездә игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы алдыннан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда киң масштаблы даими экспозиция ачылуы барча тамашачылар өчен символик мәгънәгә ия бәйрәм бүләге булачак.
Экспозиция нигезен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондлары тупланмасының XIX–XXI гасырларга караган 354 предметы тәшкил итә: хатын-кызлар костюмнары һәм бизәкләп чигелгән кием элементлары, көнкүрешкә һәм дингә кагылышлы әйберләр, хезмәт кораллары, савыт-саба, җиһаз һәм музыка уен кораллары. Зәркән бизәнү әйберләреннән чулпылар, яка чылбырлары, хәситәләр, алкалар, беләзекләр тәкъдим ителә.
Биредә декоратив-гамәли сәнгать осталарының күп кенә эшләнмәләре белән дә танышырга мөмкин. Игътибарны традицион татар күн мозаикасы сәнгате үрнәкләре җәлеп итә: төсле күннән тегелгән аяк киеме — данлыклы читекләр, йомшак һәм каты табанлы башмаклар, үсемлек орнаменты төшерелгән мендәрләр һәм паннолар. Әлеге орнамент бик күп эшләнмәләрне бизи һәм аның төп мотивы — лалә чәчәге, ягъни иң тәүге язгы чәчәкләрнең берсе.
Алабугада уздырылган халыкара арт-симпозиумнар нәтиҗәсендә Россиянең һәм чит илләрнең хәзерге заман рәссамнары иҗат иткән йөздән артык әсәр предметлар тупланмасының матур бизәге булып тора. Аларда татар йолалары һәм гореф-гадәтләре, халык эпосы сюжетлары, балачак һәм туган як турындагы истәлекләр, Татарстанның истәлекле урыннары сурәтләнгән. Тулы бер бүлек бөек шагыйрь Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасындагы төп персонажларының берсе белән бәйле.
Ислам дөньясында, гомумән, татарларда сынлы сәнгатьнең иң кызыклы һәм популяр төрләренең берсе — хаттатлык. Экспозициядә Коръәннең сирәк нөсхәләренең кулъязма битләрен һәм заманча стильләштерелгән шәмаилләрне күрергә мөмкин. Шәмаил — Коръән сүрәләрен гарәпчә нәкышләп, матур итеп язу. Алар йорт интерьерын бизәү өчен кулланыла.
Экспозиция бүлмәсенең бер өлешен оештыруда татар утары бизәлешенең традицион элементлары кулланылган: уеп ясалган агач йөзлекләр, фронтон һәм койма. Үзәктә зал (кунак бүлмәсе) интерьеры фрагменты белән сандыклар, тукылган идән келәмнәре һәм төп кунакчыллык символы — самавырлы чәй табыны урнашкан.
Махсус сайлап алынган видеосюжетлар һөнәрчелек һәм милли ризык әзерләү серләрен төшендерә, милли бәйрәмнәрнең рухын тоярга ярдәм итә. Сабантуй күптән инде Татарстан Республикасыннан читтә дә танылу алды. Аны Россия Федерациясенең 58 төбәгендә һәм дөньяның 30 илендә халыклар дуслыгы бәйрәме итеп уздыралар. Биредә шулай ук татар көйләрен һәм җырларын тыңларга була. Кечкенә тамашачыларга татар мифологиясеннән илһам алып иҗат иткән Габдулла Тукай әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелә.